Элек көзләр елый иде…

Элек көзләр елый иде.
Хәзер кышлар елак.
Ак күңелле кыш елауга
Булмый икән чыдап…

Ява тора, эри тора —
Кар каралып ята.
Алладамы?! Бәндәдәме?!
Кемдә икән хата?!.

Кара сөрем сарган җаннар
Артык артып китеп,
Табигатьме кешелеккә
Яши гел үч итеп?!.

Кыш битендә нигә һаман
Җир карасы кибә?!
Мин кар көтәм. Ап-ак кардай
Агарасы килә!

Агартасы килә җирне!
Нәкъ элеккеге кебек
Адашасы килә. Күз ачкысыз
Бураннарга кереп!..

Сагынам мин кышның кырлач
Суыгына чаклы!
Озын керфекләрем бәстән
Сыгылып торган чакны.

Бәсләнмәгән элеккечә…
Керфекләрем юеш.
Бит кыш көне яңгыр түгел,
Кар яварга тиеш!..

… Элек кышлар да кыш иде.
Табигать тә үзгә.
Нәрсә булды бу дөньяга?!
Нәрсә булды безгә?!.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт